Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ильмира Нәгыймова психолог ярдәменә мохтаҗ булуын сөйләде

news_top_970_100
Ильмира Нәгыймова психолог ярдәменә мохтаҗ булуын сөйләде
Фото: Ильмира Нәгыймованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Татар эстрадасында популяр автор-башкаручы Ильмира Нәгыймова «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында кунак булды.

«Соңгы вакытта уйланып куйдым. Миңа психолог кирәк. Чөнки үзем җавап бирә алмый торган сорауларым бар. Мине белми торган рус психологы кирәк. Чит илдә психологка йөрү – нормаль күренеш инде, мин ничектер оялам. Бу сораулар иҗатка да, шулай ук шәхси тормышым белән дә бәйле. Ул да бит инде мөһим. Барасым килә, барсам, аннары сөйләрмен.

Мин һаман үз-үземне аңлый алмыйм. Күп концерт кирәк, дип әйтәм дә, күпне ала алмыйм. Аз концерт куям, дип әйтәм дә – аз да ярамый миңа. Өйдә ятасым килә, дип әйтәм – өйдә ятсам да ярамый миңа.

Үз өстемдә эшләргә кирәк. «Мин-мин» дигән нәрсәне ничек бетерергә икән? Эчке халәтне үзгәртү авыр. Эчтәге Ильмира горур. Мин иртән торам да, ул миңа «син молодец, үзең булдырасың» ди миңа көзгедә. Шуннан соң 5 минуттан утырып еларга да күп сорамыйм. Аннары «мин булдырам, хәзер эшлим» дип чыгып китәм», – дип күңелен ачты җырчы тапшыруда.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100