Ильмира Нәгыймова плакатка язып калдырган сүзләрне бер кыз үз кулына «тату» итеп ясаткан
Ильмира Нәгыймова концерты тәмамланганнан соң, аның янына бер кыз килгән. Ул җырчыга кулын күрсәтә, ә анда «ярат мине» дип язылган.
«Хәтерлисеңме миңа плакатка нәрсә язган идең?» – ди Нәгыймовага фанаты.
«Карагыз әле, кешеләр ни эшли. «Ярат мине» дип кулына яздырган. Бу сөртелмиме? Искитмәле. Менә бу мәхәббәт», – дип кочаклап ала җырчы фанатын.