Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ильмира Нәгыймова: «Мин җырлаудан туктыйм...»

news_top_970_100
Ильмира Нәгыймова: «Мин җырлаудан туктыйм...»
"Татар-информ" архивы

Җырчы Телеграм каналындагы соңгы хәбәрен «мин җырлаудан туктыйм» дип башлап, бик күпләрне сискәндереп җибәргән. Бактың исә, ул «моңсу җырларны җырлаудан туктыйм» дип шаярта икән.

«Мин җырлаудан туктыйм. Моңсу җырлар җырлаудан туктыйм. Монысы – соңгысы.

Шаяртам инде. Әлеге җырның көен мин яздым, ләкин аны башка кеше башкарачак... Хәер, сүзләре миңа бик туры килеп торса да... Тик мин башка бу темага җырламыйм! Хәзер бары позитив!

Бәяләгез... Ничек уйлыйсыз, бу җырны кем башкарачак?» – дип язган Ильмира һәм яңа гына туып килә торган җырдан бер өзекне, үзе җырлап, виртуаль дусларына тәкъдим иткән.

Әлгеге салмак җырның кушымтасы: «Мин китәм, сау бул, җаным, мин китәм. Сары гөл сулды инде күптән. Чәчәк атмас ул бүтән», – дип яңгырый.

Телеграм дусларының берише: «Дөрес, җитәр сезгә үткәнегез турында җырларга! Хәзергесе һәм киләчәк турында җырлагыз», – дисә, икенчеләре: «Шәп тема. Һәрвакыт актуаль. Салмак җырлар җырлаудан туктама! Тиз җырлар да, әкреннәре дә кирәк», «Бу җырны нәкъ менә үзең башкар», «Моны синнән дә әйбәтрәк җырлаучы булмас», – дигәннәр.

Киләчәктә бу җырны, бәлки, Марат Яруллин, Гүзәл Уразова, Гөлназ Асаева, Рифат Зарипов, Илсөя Бәдретдинова, Гөлназ Сираева яисә Руслан Кираметдинов җырлар, дип фаразлаучылар булган. Хәтта, әлеге җырны Ильмираның бертуган сеңелесе җырлар, дип уйлаучы да табылган.

Фото: Ильмира Нәгыймованың Телеграм каналыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100