
Ильмира Нәгыймова бу көннәрдә сәламәтлегенә зарлана. Психологик халәте авыр булганлыктан, ул психотерапевтка да мөрәҗәгать итәргә җыенды.
Бер энергиям юк. Бу көннәрдә миңа сүз әйтергә ярамый, юк кына сүздән дә елап җибәрәм. Табиблар дарулар язып бирде, 1 ай дәваландым. Әмма «психбольной» кебек гел таблекаларда да утырасы килми, – дип сөйләде ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә. Җырчы паник атакалардан интегүен, йоклап китә алмый азаплануын әйтте.
Ильмираны социаль челтәрдә күзәтеп баручылар, җырчының бу сүзләреннән соң, аңа теләктәш сүзләр язарга тотынган, киңәшләр биргән.
«Иң мөһим киңәш – өшкеренеп кайтырга. Өшкерделәр инде, өшкереп кайтардылар, нормально. Чаллыга кайтып җиттем, үземне бик яхшы хис итәм, Аллаһка шөкер. Гомумән, ярты планета аннан (паник атака – ред.) интегә, дип язалар. «Миндә дә шулай», «миндә дә шулай» дип, күп яздылар. Мин берүзем генә түгел икән шундый «больной». Тәүбә, әстәгфируллаһ, «больной» түгел инде без. Шаярам. Кәефем булу да яхшы.
Кыскасы: спорт, дөрес туклану, күп су эчү, позитив урыннарда булу, кимендә 10000 адым», – дип, психик халәтен яхшыртырга теләүчеләргә киңәшләрен бирде Ильмира Нәгыймова.