Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ильмира Нәгыймова: «Мин сезне шаккатырырга тырышырмын...»

news_top_970_100
Ильмира Нәгыймова: «Мин сезне шаккатырырга тырышырмын...»
Фото: Ильмира Нәгыймованың социаль челтәрдәге аккаунтыннан

Җырчы киләсе концертлары турында игълан ясап, социаль челтәрдәге сәхифәсендә бер видеоязма белән уртаклашкан һәм ул видео астына болай дип язган.

«Биеми торган Нәгыймова да бии башлады... Үзегездә беркайчан да булмаган әйбернең киләчәктә сездә булуын теләсәгез – моңарчы беркайчан да эшләп карамаган нәрсәне эшләп карагыз.

Ә мин сезне шаккатырырга тырышырмын», – дип вәгъдә иткән Ильмира.

Моңарчы автор-башкаручы сәхнәдә үзен тыйнак, басынкы тота торган иде. Ә хәзер ул, биючеләренә ияреп, төрле күнегүләр дә ясый, җырның кушымтасында иркенләп бии дә башлаган икән.

«Маладис. Тырышканнан бар да була!», «Ильмира бик сәләтле ул, нәрсә уйласа – шуны эшли ала», «Концертыгызда булдым, сүз уңаеннан, сез искиткеч матур биисез», «Килешә сезгә», – дип хуплаганнар җырчының сәхнәдә үз-үзен тотышын виртуаль дуслары.

«Стас Костюшкин да сезнең белән биер иде, минемчә», «Кешене түгел, аюны да биергә өйрәтәләр инде», «Мәхәббәт биетә дә, җырлата да», – дип шаяртып «төрттерүчеләр» дә булган.

Видео: Ильмира Нәгыймованың социаль челтәрдәге аккаунтыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100