news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ильмира Нәгыймова: «Мин алиментка бирергә булдым. Беләм, инде күптән кирәк иде»

news_top
Ильмира Нәгыймова: «Мин алиментка бирергә булдым. Беләм, инде күптән кирәк иде»
Фото: Ильмира Нәгыймованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Ильмира Нәгыймова Руслан Кираметдиновны алиментка биргән. Бу хакта җырчы язылучыларыннан килгән сорауларга җавап биргәндә әйткән. Артист сүзләренчә, аның элекке ире, җырчы Руслан Кираметдинов балалары белән аралашмый һәм аларга финанс ярдәме күрсәтми.

«Дүрт елга беренче тапкыр мин алиментка бирергә булдым. Беләм, инде күптән кирәк иде. Ләкин әти кеше буларак хисләре нәфрәттән көчлерәктер дип уйлаган идем. Әмма...», – дип язды ул бу хакта сторисларында.

Моннан ике ел элек Ильмира: «Мин алиментка да бирмәдем, иң мөһиме – миңа тимәсен генә. Финанс яктан бернинди ярдәм юк. 2 ел буе. Әбиләре 2 атнага 1 алып китә, балаларның күңеле булып кайта, миңа шул җитә. Бәлки, миңа үч итеп, финанс ягыннан ярдәм итәсе килмидер. Мөмкинлеге юктыр, дип уйлыйм, кайвакытта жәлләп тә куям. Аллаһка шөкер, Аллаһ Тәгалә миңа бирә бит. Сорый торган дәрәҗәгә калырга язмасын», – дип сөйләгән иде.

Ильмира Нәгыймова белән җырчы Руслан Кираметдинов дүрт ел элек аерылышты. Аларның 2 балалары үсә – Камил һәм Ясминә.

Комментарийлар (3)
Калган символлар:
  • 5 февраль 2026
    Исемсез
    Сезнен ни хакыгыз бар сон кешене обсуждать итэргэ. Узлэре белэлэрдер. Ильмирагада жинел,рэхэт булмагандыр аерылу. Нигэ гел аны гына гаеплисез. Нигэ Руслан балалары бн аралашмый сон. Ул килсен беренче. Ильмира анын артыннан йорергэ тиеш мени. 4 ел буе балалары бн аралашмаган, аларга ярдэм итмэгэн кеше артыннан ничек инде Ильмира бергэ булыйк дип эйтсен ди. Эйдэ кеше тормышына кысылып, телэсэ нэрсэлэр язып утырмагыз. Берэудэ эулия тугел. Буген Ильмиранын тормышы шундый, иртэгэ сезнен балаларыгызга килергэ момкин. Алла сакласын 🤲 Булмас димэ,донья бу.
  • 30 гыйнвар 2026
    Исемсез
    Ник Русланны жэллэгэч алиментка бирдегез сон. Ул тоже жэллэугэ калмаган. Алиментка биреп Зур Эш эшлэгэнсен икэн. Авылда мал асрап кайнана кайнаталар бн яшэп тир туксэгез болай колана алмас иден. Рэхэткэ чыдый алмыйсыз
  • 28 гыйнвар 2026
    Исемсез
    Бәбекәем, 2 баланы бу заманда кеше итү ялгыз хатынга мөмкин түгел. Иреңнән гафу үтенеп, кире кушылу җаен кара. Ул балалар 5-6 елдан ата-анасын да узып китеп, тал чыбыктай үсеп китәләр. Тыңламый да башлыйлар. Син киләчәгеңне уйла, бер көнеңне дә әрәм итмичә тизрәк иреңне юллап ал. Югалта күрмә аны. Шуны эшләмәсәң, ай үкенерсең. Алимент белән бәхетле була алмыйсың. 3 көн эчендә хәл ит. 9 февральдә сезне котлячакмын Аллаһы тәгалә боерган булса.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар