Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ильмира Нәгыймова Марат Яруллинга «Алтын барс» урынына уенчык үрдәк тоттырып качкан

news_top_970_100
Ильмира Нәгыймова Марат Яруллинга «Алтын барс» урынына уенчык үрдәк тоттырып качкан
Видеодан скриншот

Ильмира Нәгыймова белән Марат Яруллин социаль челтәрдәге битләренә шаян видео куйган.

Яшь җырчыларга «Татар җыры» фестивалендә «Соңгы бию» җыры өчен «Алтын барс» тапшырдылар. Җырчылар икәү, ә «Барс» берәү генә шул.

«Эльмира, синдә мондый «Алтын барс» сыны алты штук, ә миндә берәү дә юк. Бәлки монысын миңа тапшырырсың, миндә булыр, ә сиңа – диплом», – ди Марат видеода.

Ильмира бик тиз ризалаша һәм «Алтын барс»ны Маратка бирә, ә үзе Маратның игътибарын читкә юнәлтә. Видеода күренгәнчә, Марат кулына караса, анда – уенчык үрдәк.

Маратның йөгереп китеп баручы «Соңгы бию» партнеры артыннан «Эльмира...» дип кычкырудан башка чамасы калмый.

Видеоны караучыларның кәефе күтәрелгән. «Юмористлар», «бик кызык», «шәп» дип язып һәм күпсанлы смайликлар белән бәяләгәннәр артистларның шаяруын.

«Чын каз булса да, ул кадәр кәефе төшмәс иде», «Марат, Ильмирага ышанып йөрмә, точно үрдәк белән каласың», – дип Марат өчен борчылучылар да бар.

«Үзеңнең Русланың болай эшләмәс иде. Горурланып басып торыр иде. Менә шуннан башлана алыш-биреш. Әле башы гына. Балалар үсә башлагач бүтән яктан ачылыр, ул балаларның әтисе түгел», – дип Ильмира өчен дә борчылучы бар.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100