Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ильмира Нәгыймова Марат Яруллин белән мөнәсәбәтләре турында: «Ярар, «признаюсь...»

news_top_970_100
Ильмира Нәгыймова Марат Яруллин белән мөнәсәбәтләре турында: «Ярар, «признаюсь...»
Фото: Ильмира Нәгыймованың социаль челтәрдәге аккаунтыннан

Җырчы Ильмира Нәгыймова ире Руслан Кираметдинов белән аерылышканнан бирле, аның шәхси тормышы бик күпләргә тынгылык бирми. Сәхнәдәше Марат Яруллин белән уртак дуэтлары чыккач, мең кат «кавыштырдылар» да үзләрен.

Хәер, Ильмира үзе дә төрле имеш-мимешләргә социаль челтәрләрдә гел юл куеп торды. Марат белән бер үк вакытта җылы якка ял итәргә очулары да, көз айларында бүләк ителгән бер кочак кызыл розалар һәм йөзек тә интрига тудырды. Төрле әңгәмәләрдә исә Марат белән мөнәсәбәтләре турында сорагач, Ильмира йә «бу сорауга җавапны Марат үзе әйтсен», йә «сер булып калсын» дия иде.

Менә, ниһаять, Ильмира чын дөреслекне виртуаль дусларына чишкән. Күрәсең, гайбәтләрдән үзе дә арган булса кирәк. Сторисларында ул язылучыларының сорауларына җавап биреп: «Ярар инде «признаюсь», бу – пиар алым гына иде (имештер, кияүгә чыгарга тәкъдим ясау, теге йөзек һәм кызыл розалар – авт.). Без – бик якын иҗатташ дуслар, бер-беребезгә ярдәм итеп торабыз. Тынычланыгыз инде... Миллион смс... Дуслык һәм эштән кала безнең арада берни дә юк. Минем йөрәк ирекле!» – дигән.


Фотолар: Ильмира Нәгыймованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Комментарийлар (6)
Калган символлар:
  • 2 май 2023
    Исемсез
    Татар эстрадасынын ин сексуаль жырчысы Ильмира бугенге кондэ, Зэйнэпне дэ хэттэ уздырды
  • 28 апрель 2023
    Исемсез
    Акылсыз хатын 🤦🏻‍♀️ башларын да кисеп бирергэ риза инде бу артист халкы доньяга танылу очен
  • 28 апрель 2023
    Исемсез
    Толку то
  • 28 апрель 2023
    Исемсез
    Достала она уже, терпит её не могу.Противная женщина
  • 28 апрель 2023
    Исемсез
    Кирэкле кишер яфрагы,охшамый.
  • 28 апрель 2023
    Исемсез
    Аларнын нэрсэ эшлэп йорулэре берэугэ дэ кызыклы тугел. Йорэге буш булсада аны кем яратыр микэн бу кыланмышларыннан сон.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100