Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ильмира Нәгыймова Кытайда: «Монда калмам дип өметләнәм»

news_top_970_100
Ильмира Нәгыймова Кытайда: «Монда калмам дип өметләнәм»
Фото: Ильмира Нәгыймованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Ильмира Нәгыймова Балида ял итте. Җырчы анда Гөлназ Сираевага ияреп барган туйда кәләш букетын да тотты, байкта егылып, кул-аягын да җәрәхәтләде.

Әмма маҗаралар моның белән генә тәмамланмаган. Җырчы Кытайның Шанхай шәһәрендә дә булган. Сәяхәттән алган хис-кичерешләр белән җырчыга тиз генә кайтып китү насыйп булмаган, аның самолет рейсын 8 сәгатькә кичектергәннәр. Шулай итеп ул 12 сәгать аэропортта көтеп утырырга мәҗбүр.

«Монда калмам дип өметләнәм. Вакыт күп, сорауларыгызга җавап бирәм», – дип язган җырчы. Тик җырчыга карата кызыксыну кими башлаган кебек, сораулар бирүче булмаган диярлек.

«Кияүгә чыгарга уйлыйсыңмы әле?» – дип кызыксынган берәү.

«Кияүне табарга кирәк бит әле. Ә мин эзләмим дә, миңа дигәне миңа булачак. Мине үзе эзләп табачак. Әлегә минем йөрәгем буш», – дигән җавап биреп, егетләргә өмет биргән җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100