Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ильмира Нәгыймова концерты: көйләнмәгән аппаратура, Марат Яруллин, фотосыз калган халык

Ильмира Нәгыймованың концертын карап кайттым. Җырчының үзе генә, ягъни элекке ире Руслан Кираметдиновсыз, беренче тапкыр куйган концертыннан – «Интертат» репортажы.

news_top_970_100
Ильмира Нәгыймова концерты: көйләнмәгән аппаратура, Марат Яруллин, фотосыз калган халык

Ильмира Нәгыймова җырчы һәм, гомумән алганда, шәхес буларак тамашачы алдында үсте. Кыяр-кыймас, каушап торучы яшь кыз түгел инде ул хәзер. Килешерсез, матурланды! Кашлар рәткә керде, иреннәр калынайды... Шелтә белдерүем түгел, сәхнә матурлыкны ярата. Концертның алып баручысы Илгиз Исламгәрәев та залда утыручы ир-атларга төрттереп, кайсыларының Ильмираның гүзәллегенә сокланырга килүләрен сорады. Андыйлар да булгандыр. Минем белән бергә килгән иптәшем: «Ирем «безума» инде Нәгыймовадан», – ди. Ни, Нәгыймова бит инде дөресе? «Ату» концерт башында кемнеңдер яздырылган тавышы Ильмираны: «Нагимова», – дип таныштырды. Нәгыймова дип өйрәнелгән, шулай калсын. 

2011 елда «Ярат димим» җыры белән Ильмира «Татар җыры» сәхнәсенә чыккан иде. Соңыннан «Гомер үтеп бара» җыры чыкты, ул да популярлашты. Бу җырның көен дә, шигырен дә Ильмира 16 яшендә үзе иҗат иткән. Аннан соң шулай ук хитка әверелгән «Ташлама» композициясе чыкты. Ильмираның бу җырлары популяр иде, мин дә мәктәпкә барганда һәм кайтканда тыңлый идем аларны.

Бүген Ильмира татар эстрадасында хатын-кыз җырчылар арасында иң популярлардан санала. Концерт ахырында шуны уйладым: ул үзе-үзенә продюсер, аның ярдәмчесе юк кебек тоелды миңа. Бәлки, шуңадыр да концерт дәвамында төрле җитешеп бетми торган урыннар булгалагандыр (алар турында соңрак). Гүзәл Уразованың Илдары бар, Илсөя үзе энергетикасы белән ир-атлардан ким түгел, өстәвенә, аның администраторы Гүзәл Карәмиева да бар. Алар икәүләп давыл кебек эшли. Ә Ильмира берүзе тырыша. 

Җитеп бетмәгән урыннар арасында иң беренче чиратта аппаратура тора. Мин, техника белгече булмасам да, концертларга йөрү тәҗрибәмнән чыгып, бу тамашадагы музыка һәм җырчының тавышы яңгырашыннан канәгать калмавымны белдерәм. Концертта яңгыраган музыка тавышы әллә нишләде шунда. Музыка гына ишетелә, Ильмираның салмак моңлы тавышы әллә кайда югалып кала. Әле, җырлаганда, кайчак никтер әтәч кебек кычкырулар да ишетелде. Каушаудан да булгандыр инде ул. Беренче 4 җырда шушы тавыш ишетелмәгәнгә борчылып алдым хәтта. Аннан соң, Ильмира үзе тырыша бит ул дип, тагы да сыйфатлырак аппаратура кыйммәт торуын уйлап, тынычландым. Ильмира үзе дә сизгәндер инде бу «казусларны». Алга таба игътибарлырак булыр.

Ярый әле бу аппаратура белән бәйле булган аңлашылмаучанлыкны оныттыра алды җырчы. Баянга кушылып, «Наласа» татар халык җырын башкарды ул. Матур иде, әйбәт җырлады! Мин үзем яшь булсам да, концерт программасында татар җырчысы бер халык җырын булса да башкарырга тиеш, диеп уйлыйм. Син татар җырчысы бит, популярлаштыр халык җырларын. Әйе, күпләр халык җырын яки ретро-җырны заманчалатып башкара, тик баянга кушылып җырлау җанга менә май да бал булып ята да куя инде. Рәхмәт, дим!

Алып баручы Илгиз Исламгәрәев, ялгышмасам, Чаллы егете. Вакытында «Күңел» радиосында да эшләп алган иде ул. Әнвәр Нургалиевның концертын да Илгиз Хәсәншин белән бергә алып барганын күргәнем бар иде. Гафу итәрсез, тик сценарийда бер яңалык та булмады. Шул кызларның 23нче февральгә носки белән трусик бүләк итүе, ә үзләренең бәйрәмнәренә кыйммәтле бүләкләр соравы турындагы шаяртулардан ары китмәдек. Әле Илгизнең: «Җырчы киенсен дип басып торам инде», – диюен ничә тапкыр ишеткәнем бар микән?! Монысын да шаяру кебек кабул итәргә кирәк булган, күрәсең. Һәм ни... Илгиз сөйләгәндә, музыка уйнамады. Миңа никтер менә фон буларак салмак кына яңгырап торган көй җитмәде ул сөйләгәндә. 

Ә! Тагын бер темага шаярттылар… Ярый, анысын язып тормыйм инде, чөнки анысын да язсам, концертның бөтен сценариен селкеп ташлаган кебек булачак. Илгизнең сөйләшүе матур, әйтелеше дә «ничава», тик сценарийга яңалык кертергә кирәк, дип уйлыйм мин. 

Ә менә Ильмира үзе татарчалы-русчалы сөйләде. Беләсезме, «иске» карашлы син, димәгез, минемчә, сөйләмне яхшыртырга кирәк. Марат Яруллин, мәсәлән, үз концертында алдан ук: «Мин – Нижгар татары, телем сезнекеннән бераз аерыла», – дип кисәтеп куйды да котылды, ә Ильмира – Менделеевск районының Ижевка татар авылыннан, шуңа күрә сәхнә таләпләрен онытырга ярамый. 

Марат дигәннән, ул бу концертта да чыгыш ясады. Ике сәгать буе тик утырган кайбер тамашачылар урыннарыннан сикерепләр торды. Ильмира җырлаганда да бер 5-6 кыз басып тора иде, тик, Марат чыккач, бу сан бермә-бер артты. Тавыш операторы да тавышны көйләде! Концерт ахырында, гомумән, колонкалар дөбер-шатыр килә башлады. Кыскасы, «звукач» башта болай уйнады, аннан соң техниканы башкача көйләде.

Марат белән «Соңгы бию» җырын башкардылар. Уңышлы дуэт! Марат белән Ильмираның тамашачысы бик төрле. Ильмираны тыңларга дип, барыбер, урта яшьтәгеләр күбрәк килә, Маратка исә нигездә 16-20 яшьлекләр тартыла. Репертуарлары да башка төрле бит. Ильмира, матур гына итеп, сәхнәнең урта бер җирендә биеп басып торса, Марат сикергәли инде ул. Ильмираның гитаристы бер дә сәхнәнең алгы өлешенә чыкмады, Маратныкы исә башларын, чәчләрен болгый-болгый биеде. Ильмираның төркемендә эстраданың танылган баянчылары Ильяс Шәрипов белән Алмаз Рәхимов эшли, ә Маратта баянчылар юк. Бик төрле, кыскасы. Болар икесе Марат стилендәрәк берәр дуэт чыгарса, Ильмира да Марат кеби сикергәли алыр иде микән?!

Аннан соң, Марат белән Ильмира турында төрле имеш-мимешләр йөри бит инде ул. Эстрадада «хайп»ның кирәк булуын мин кире какмыйм, тик, күпкә китсә, туйдыра икән, «ыслушай», кызыгы бетә. Киләсе концертларда Ильмира белән Марат шушы «бергә булу яки булмау» темасын болгатмасыннар иде инде.

Бер тамашачы белән дә аралашып алдым. «Бала-чага уенын уйнап йөриләр, кеше дә аңгыра түгел бит инде хәзер. Болай итеп, кешене үзеңнән биздерергә дә була», – диде ул.

«Танышу» сәхифәсе

Концертка тагын бер чакырылган кунак бар иде. Ул – әле бер дә танылмаган, тик клибы күренештергән Илдус Садыйков. «Кайтам инде авылыма...» – дип җырлый ул. Җырның бу өлеше сезгә берни бирмәде инде, әйе, чөнки һәр өченче җырчыда бу типтагы җыр бардыр. Шуңа күрә клибын беркетәм, танышып калыгыз, кем белгән, бәлки, киләчәктә ул да популярлашып китәр. Белмәдем, ишетмәдем, димәгез.

Илдус беренче бүлектә җырлады, ул вакытта әле аппаратура көйләнмәгән иде, шуңа күрә ни дип җырлаганын, төгәлрәк әйтсәк, җырларының сүзләрен ишетмәдем мин. Шул авылга багышланган җырын белгәнгә күрә генә отып алдым. Мин бу җырчыны нигә чакырылганын аңламадым, чын. Ильмираның уңышлы дуэтлары бар ич аның. Ришат Фазлыйәхмәтов белән, мәсәлән. Ришатны чакырсалар, ул баш тартыр иде микән?! Гонорарын күбрәк сорар иде микән? Белмим.

Әйтеп китүемчә,  Ильмира бүген – танылган җырчылар арасында. Аның моңы, үз тамашачысы, үз репертуары бар. Бу – җырчы өчен иң мөһиме. Аны беләләр, таныйлар, кассага барып, акчасын сарыф итеп, аның концертына билет алып килгәннәр икән, димәк, Ильмира дөрес юлда. Бирешмәскә һәм тырышырга гына кала. Булдыра ул, менә күрерсез.

...Сүз уңаеннан, ахырда Ильмира фотога төшәргә чыкмады. Мин грим бүлмәсеннән чыкканда, күпме караш төбәлде үземә. Игътибар үзәгендә калдым, алар ул «серле» ишектән яраткан җырчылары чыга, дип көткәннәрдер инде. Безнең Актанышта: «Алай түгел, менә болай ул, апаем», – дип өйрәтештерәләр. Мин өйрәтмим, бары киңәш әйтәм: башка вакытта чык, Ильмира, алар янына. Син алар өчен – «йолдыз», яраткан җырчылары. Нәкъ менә алар сине күтәрде, тик нәкъ менә алар ук сине төшереп тә куя ала. Чык син көтәр тамашачың булганда, икенче юлы булмаска да мөмкиннәр, дигән бит бер зыялысы.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 16 октябрь 2022
    Исемсез
    эллэ журналист концертта булмаган инде? 2 метрлы Ринат Яруллин Марат чыгыш ясаганда баянда уйнады. Аны ничек курмэскэ була инде?😀
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100