Ильмира Нәгыймова кияүгә чыгу тәкъдименә ни дип җавап биргән?
Ильмира Нәгыймованың Чаллыда концерты бара.
Чаллы шәһәрендә бара торган концертында Ильмира Нәгыймова тамашачылардан сораулар кабул итте. Тамашачылар сорауларны, кәгазь битләренә язып, сәхнәгә ташлады. Сорауларның берсендә, чәчәк һәм йөзек белән фотога төшүен искә төшереп, бүләкләрнең кемнән булуын сорадылар.
«Йөзек башка кулда, әлегә җавап юк», – диде Ильмира сәхнәдән. Йөзеге сул кул бармагына киелгән иде. Җырчы бу сорауга шулай ук җыр белән дә җавап кайтарды. Ул «Мине яратып кара» җырын башкарды.