Ильмира Нәгыймова һәм аның командасындагы кызлар, салкын клубта концерт куеп, авырып киткәннәр. Шул сәбәпле җырчының Янаулда планлаштырылган концерты булмаячак.
«Караиделдә салкын мәдәният йортында куйган концерттан соң барыбыз да авырып, урынга егылдык», – дип хәбәр итә җырчы социаль челтәрләрдә.
Аннан алда Ильмира, Караиделдәге суыкка түзә алмыйча, сәхнә күлмәкләре өстеннән спорт костюмы киеп җырлаган видеоларын да күрсәткән иде.