news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ильмира Нәгыймова: «Гүзәл Уразова һәм Илсөя Бәдретдинова кебек көчле хатын буласым килә»

news_top
Ильмира Нәгыймова: «Гүзәл Уразова һәм Илсөя Бәдретдинова кебек көчле хатын буласым килә»
Фото: Ильмира Нәгыймованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Татар эстрадасының популяр җырчыларының берсе, җырлар авторы Ильмира Нәгыймова «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында кунак булды. «Сөйләшергә вакыт» тапшыруының алып баручысы Лилия Кадыйрованың «хатын-кызлар белән дуэтларың чыга, көндәшлектән курыкмыйсыңмы» дигән соравына җавап бирде.

«Көндәшлектән курыкмыйм. Көнләшмим, мин дә юк ул әйбер һәм миңа шулай яшәргә рәхәт. Мин һәрберсенә сокланам. Гөлназ Асаеваның моңлы тавышын яратам. Гүзәл Уразовага һәм Илсөя Бәдретдиновага сокланам. Мин бит концертларны оештырырга ничек авыр булуын беләм. Алар рәттән 10-15 концерт куя. Әле мин Казанда 1 концерт куйдым, өстемнән зур йөк төшкәндәй булды, җиңел сулап куйдым. Алар бит көн дә, көн дә зур концерт куя. Аларга сокланам, шаккатам. Алар кебек үк көчле хатын-кыз буласы килә. Алар – минем өчен үрнәк», – диде Нәгыймова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар