Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ильмира Нәгыймова: «Гашыйк булган идем, егетем белән 50/50 түләп ял иттем»

news_top_970_100
Ильмира Нәгыймова: «Гашыйк булган идем, егетем белән 50/50 түләп ял иттем»
Фото: Ильмира Нәгыймованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Җырчы Ильмира Нәгыймова Төркиядәге ялыннан матур видео-фотолар куйган һәм күңелендәгесен язылучылары белән бүлешкән.

«Күңелемә җыелган белән бүлешәсем килә. Мине күпләр күрәлмый, якыннар һәм яратканнар «сата», көнләшә. Ә мин бернигә карамастан бары тик алга барам. Сез белмәгән фактлар белән бүлешәсем килә. Мактанмыйм!

- Мин әти-әнине тәэмин итеп торам.

- Аларга йорт төзим.

- Минем ипотекам бар, мин аны, аннары түләрмен дип, калдырып киләм.

- Гашыйк булган идем, егетем белән 50/50 түләп ял иттем (моңа ничек карыйсыз?)

- Ир-атлардан беркайчан да ярдәм сорамадым.

- Элеккеге ирем 2 ел инде балаларга берничек тә ярдәм итми. Алар турында онытты, үзе «ярдәм итәм» дип мактанып йөри.

Балалар әниләренә генә кирәк, дигән нәтиҗәгә киләм. Әмма аларны җир белән тигезлиләр, янәсе, аерылышканнан соң, «вагоннары» белән беркемгә кирәкми. Бу хакта шундый хәлдә калган хатыннар яза да. Ә ир-атлар һәрвакыт трендта. Мин сезгә киресен исбатлаячакмын.

Минем үзем һәм миңа көч бирә торган туганнарым һәм балаларым бар. Минем кешеләр һәрвакыт янәшә, минеке миннән беркайчан да китмәячәк. Бергә без көчле. Әйдәгез, хатын-кызлар бердәмлеген алга этәрик. Ул бит ир-атларда бар, безнең кай җиребез ким?» – дип эчендәгесен бушаткан җырчы.

Комментарийларда җырчы белән күп кеше килешкән, аңа соклануларын, көчле булып калуын һәм бернигә карамастан алга баруын дәвам итүен теләгәннәр.

Комментарийлар (3)
Калган символлар:
  • 23 май 2024
    Исемсез
    Ипотеканы вакытында тулэргэ кирэк, сонга калдырырга ярамый. Юкны язып торма Инде.
  • 23 май 2024
    Исемсез
    Мондый ангыра жырчылар куп хэзер татар эстрадасында.
  • 23 май 2024
    Исемсез
    Аллаһ белүче,мин диюдән тукта инде,и бәндә...
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100