news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ильмира Нәгыймова гаиләсендә туй көтелә

news_top
Ильмира Нәгыймова гаиләсендә туй көтелә
Фото: Ильмира Нәгыймованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Җырчы Ильмира Нәгыймова гаиләсендә сөенечле вакыйга булган. Аның бертуган сеңлесе Гөлназга сөйгәне кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган. Гөлназ куанычы белән үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә уртаклашты.

Комментарийларда Гөлназны үзенә тиң ярын табуы белән котлыйлар, матур теләкләр язалар. Гөлназны соңгы елларда шәхси тормышы аша бик нык популярлашкан Ильмира белән бутап: «Тагын тәкъдим ясадылармыни?» – дип язучылар да бар.

Фото: © Гөлназ Нәгыймованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Ильмира белән сеңлесе гаиләдәге биш баладан икесе генә калдылар. Аларның бер апалары, абыйлары һәм энеләренең гомере яшьли һәм фаҗигале өзелде.

Ильмира Гөлназ белән бик якын мөнәсәбәтләрдә. Гастрольләргә киткәндә, ул аңа тыныч күңел белән балаларын калдыра. «Балаларны бертуган сеңлем карый. Ул – аның төп эше кебек. Алар Чаллыда», – дип сөйләгән иде җырчы бу хакта «Интертат»ка. Җырчының Гөлназның сәламәтлеге белән проблемалары булуы, йөрәгенә катлаулы операцияләр кичерүе хакында да әйткәне бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар