news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ильмира Нәгыймова: «Фирдүс репетициядән куып чыгарды...

news_top

Җырчы Ильмира Нәгыймова яңа иҗат иткән җырын тәкъдим итте. "Үткән тормышым белән хушлашам! Тормышымны яңа биттән башлыйм. Бу җыр ничек туды дисезме? Фирдүс мине репетициядән куып чыгарды, чөнки мин акырып көлеп утырдым. "Көлеп утырганчы, бар, бер юньле җыр яз», – диде... Яздым. Энже Арсланова сүзләре, Ильмира Нәгыймова көе. Ничек?" - дип сораган ул.

«Менә мин моны аңлыйм! Ильмира бу җырны елый-елый язды. Шул көнне елап бетеп миңа шалтырата. «Фирдүс, бер җыр җибәрдем», – ди. Бу җырны тыңлагач шатландым. Чөнки мин дәртле җырлардан тыш шундый көчле җырлар яратам», – дип комментарий калдырган аңа продюсеры һәм Ильмирага уңышлар теләгән.

Ильмираның бу сезонда концертларын Фирдүс Тямаев ярдәмендә куячагын язган идек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар