Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ильмира Нәгыймова Эльмира Сөләйманова турында: «Чәчәк тотып кабергә бару – ярдәм түгел»

news_top_970_100
Ильмира Нәгыймова Эльмира Сөләйманова турында: «Чәчәк тотып кабергә бару – ярдәм түгел»
"Татар-информ" архивы

«ТМТВ» каналында «Сөйләшергә кирәк» тапшыруында Ильмира Нәгыймова мәрхүмә дусты Эльмира Сөләйманова турында сөйләде.

«Без икәү «Апа-сеңел» программасын әзерләдек. Безне, чыннан да, апа белән сеңел дип уйлыйлар иде. Эштә бик күп көнче кешеләр. Гел аның белән булган иптәш кызы көнләшә башлады, арабызны бозды. Эльмира мине ишетми, тыңламый башлады. Концертлар да өзелде. Аралашмый башладык. Ара суынды. «Шул кыз өчен ничек эшне туктатырга», – дип, мин дә үпкәләдем. Берничә ел сөйләшми тордык та, аннары очраша һәм аралаша башладык. Хәтта  тагын «Апа-сеңел» проектын башларга да уйлаган идек, җитешә алмадык.

Миңа «озатырга килмәдең» диделәр. Ул көнне мин «Татар җыры»нда чыгыш ясадым. Мин аны моргтан каршы алдым. Әнисенә булыштым, янында булдым. Аның карточка номерын алдым да, акчалата ярдәм итәргә булдым, башка артистлар да, тамашачылар да акча салды. Шуннан соң әнисенә «кызың өстендә акча эшлисең» дип язганнар. 

Чәчәк тотып кабергә килү ул – ярдәм түгел. Мин ярдәм иттем. Әнисеннән рәхмәт әйткән аудиоязма килде. Миңа елый-елый рәхмәт әйтә, кунакка чакыра, миңа шул җитә. Горурланып: «Мин озатуда булдым, Ильмира килмәде», – дип сөйләделәр. Сез булышыгыз, ярдәм күрсәтегез.

Соңыннан мин Эльмираның каберенә бардым. Бик авыр булды. Яшьли шундый талант китеп барды. Эльмираның җырлары күңелдә мәңгегә калачак. Аның җырларын машинада да тыңлыйм. Без концертлар куеп аның белән кая гына булмадык. Ул минем никахымда да, туемда да булды, дустым иде. 

Безнең арабызны бозган иптәш кызы хушлашырга да килмәде, ярдәм дә күрсәтмәде. Эльмира аның янына Казанга ярдәм сорап килгән, ул аны өенә дә кертмәгән. Менә – иптәш кызы. Аны якын кешеләре сөйләде. Менә тормыш...» –дип сөйләде җырчы.

Җырчы Эльмира Сөләйманова турында «ТМТВ» каналы видеосында 07.23 минутта сөйли башлый.

Комментарийлар (6)
Калган символлар:
  • 25 апрель 2023
    Исемсез
    Куркыныч хатын!
  • 6 март 2023
    Исемсез
    Күрсәткән ярдәмегезне санап утырмагыз инде. Савап булсын.
  • 6 март 2023
    Исемсез
    Алайса жирлэргэ бер кешедэ килмэсен, акча гына кучерик
  • 5 март 2023
    Исемсез
    Син бик зур әһәмияткә, игьтибарга лаек кеше кебек сөйлисең.Әле ярый синең кебекләр тормышта күп түгел.
  • 5 март 2023
    Исемсез
    Я ходаем, Эльмира юк бит инде, тынычлап ятырга бирегез, мине тагын чэйнилэр дип эйлэнеп ядадыр. Узе китте, монлы жырлары калды, без яратып тынлыйбыз. Урыны жэннэтэ булсын.
  • 5 март 2023
    Исемсез
    Мин дэ мин.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100