news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ильмира Нәгыймова бүләкләнгән

news_top

Җырчы Илмира Нәгыймова «Фронтка ярдәм өчен» медале белән бүләкләнгән. Бу хакта ул үзенең телеграм-каналында хәбәр итте.

Җырчы хәрбиләр соравы буенча җибәрелгән автомобильнең махсус операция зонасына барып җитүе турында язды. Үзенә тапшырылган «Фронтка ярдәм өчен» медале фотосын да куйды.

«Без моны бергәләп эшләдек. Машина тиешле урынга барып җитте, тиздән видеосын да урнаштырырбыз», — ди җырчы.

2025 елның октябрендә Илмира Нәгыймованың бертуган энесе Айнур махсус операциядә һәлак булды. Ул анда үзе теләп киткән иде.

Шулай ук узган ел Ильмира язылучыларына махсус операциядә хезмәт итүче туганнан туган энесенә булышуларын сорап та мөрәҗәгать иткән иде.

Фото: © Ильмира Нәгыймованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар