Җырчы Ильмира Нәгыймова беренче тапкыр үзенең бертуган апасын күрсәтте. Якын кешесе белән кадрларны ул ясалма фәһем ярдәмендә җанландырган.
«Синең арабыздан киткәнеңә бүген 18 ел, яраткан Лилия апам. Вакыт уза, әмма син мәңгегә йөрәгебездә. Бик сагынам һәм яратам», – дип яза ул.
Ильмира Нәгыймова «Интертат»ка әңгәмәдә апасы белән бик якын булуын, әмма аның ялгыш адым ясап, фаҗигале төстә арабыздан китүен сөйләгән иде.
«Ул минем шундый яраткан апам иде. Апа Мәскәүдән кунакка кайткач, китмәсен өчен паспортларына кадәр яшереп куя идем. Паспорт эзләп чиләнеп, елатып бетергәч кенә бирәм… Ул киткәч, үзем икешәр атна елый идем. Менә шундый мәхәббәт иде апама карата. Апам һаман да хәтеремдә.
Апа Мәскәүгә киткәч, рус милләте кешесенә кияүгә чыгып, христиан динен кабул итте. Ул аның иң зур ялгышы. Иренең әнисе чиркәүдә эшләүче, бик динле кеше иде. Кайнанасы апаны тәреләр кияргә мәҗбүр итте. Бәхетле була алмады ул, тормышы да фаҗига белән тәмамланды. Ире белән ачуланышканнар да, өйдән чыгып китеп, таксига утырган. Шул такси белән юл һәлакәтенә очрады», – диде ул.