Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ильмира Нәгыймова белән Марат Яруллинның яңа дуэты халык арасында бәхәс тудырган

news_top_970_100
Ильмира Нәгыймова белән Марат Яруллинның яңа дуэты халык арасында бәхәс тудырган
Фото: видеодан скриншот

Ильмира Нәгыймова социаль челтәрдәге сәхифәсендә Марат Яруллин белән башкарган яңа «Үбим әле» җырыннан өзек куйды.

«Үбим әле,

Үрелмә син.

Үбим әле,

Үрелмә син», – дип җырлый алар, бер-берсенә сыенып.

Комментарийларда халык кабат Марат, Ильмира, Руслан – мәхәббәт өчпочмагы турында язган. Алар үзара бәхәскә кергән.

– И Аллам. Ильмира кемне кемгә алыштырдың син. Синең яшең бара бит инде, 2 бала әнисе, азрак җитди булырга кирәк, урам балалары кебек түгел. Руслан белән тиңләрлек кеше түгел инде.

– Алып кит инде ул Русланны үзеңә, алып кит!

– Русланның кем икәнен беләсезме соң? Кем соң ул шулхәтле, бер адәм, бәләкәй малай кебек елап утыра камерага. Руслан кешеме соң ул, балаларга ярдәм итми түгелме соң?!

– Монда ярдәм итү турында сүз бармый. Ильмираның үзен тотышы турында сүз бара, тамашачысы – мәктәп балалары.

– Үз балалары Русланга кирәкмәгәч, андый ир нәрсәгә кирәк? Статус өченме? Марат белән Ильмира бик килешеп тора, тапканнар үзләрен. Монда бәхет теләргә, ә үткәнне искә алырга кирәкми.

– Нинди бәхет? Ильмира тамашачыларга «безнең арада берни дә юк» дип ышандырды.

– Нигә ул меңләгән кешегә хисләрен ачып ташларга тиеш? Шәхси тормышы...

– Бергә җырлагач, бергә булырга тиешмени соң алар? Бу бит – дуэт, пиар!. Уразова белән Элвин Грей җырлап йөрделәр. «Мы будем с тобой, иншаллаһ», – дип. Бу – бары тик аларны эшләре. Ильмира, кызым, бик матур, молодец. Кешедә кешенең эше юк, ошамаса, карамагыз.

– Күп артистлар дуэт яздыра, Ильмира гына түгел. Фирдүсне сәхнәгә менеп кочаклап, ирененнән үбеп төшеп китәләр. Ильмира молодец! Берүзе алып бара тормышны, көчле рухлы кеше. Шулай, бары алга! – дип тәмамланган диалог.

«Кайчан туй?» – дип сорап куйган бәхет теләүче берәү.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 28 август 2024
    Исемсез
    Руслан молодец нигэ ул жылап утырырга тиеш ниул Ильмира турында бердэ начар суз эйтми э Ильмира аны хаман буклап утыра жунле хатын булса хаман бер балык башын чэйнэмэс иде Маратка ул кирэкмэ 2 бала лы хатын вакыт уздырырга
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100