Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ильмира Нәгыймова белән Марат Яруллин «Соңгы бию» җырын «бүлешә»

news_top_970_100
Ильмира Нәгыймова белән Марат Яруллин «Соңгы бию» җырын «бүлешә»
Марат Яруллинның шәхси архивыннан

Ильмира Нәгыймова белән Марат Яруллин «Соңгы бию» җырын «бүлешә» алмаган. Ике артист юлда туктап, җыр өчен юри генә «тарткалашканнарын» кечкенә спектакль белән күрсәтеп биргән.

Марат Ильмирага сөлге белән сугып ала. Ильмира исә машинаның арткы утыргычына кереп утырып, Маратны кертми. Спектакльнең финалы Марат белән Ильмираның бер-берсенә су сибешүе белән тәмамлана.

Спектакль чынбарлыктан бик ерак тора, бик үк аңлашылып та бетми, өстәвенә Марат белән Ильмира начар уйныйлар - роликны төшергәндә икесе дә көлешәләр. Шуңа да карамастан, телеграм каналны укып баручылар бу шаяруны ошаткан. «Марат Илмирага битараф түгел, күренеп тора», «Сезнең мәхәббәт бит монда», «Матур пар», «Икегезне дә яратабыз» ;

«Моның ише уеннар туй белән тәмамлана», «Сезне тагын өйләнештереп, аералар инде», «Сез бер-берсен үлеп яратучы парлар кебек», «Кинолардагы кебек мәхәббәт»– дип сокланышканнар. 

«Мондый видео куймасагыз да була иде. Бер дә матур түгел», – дип яратмаучы да табылган. Кайберәүләр Маратны Ильмира белән бик дорфа кылануда гаепләгән. 

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 18 октябрь 2023
    Рахматуллина Рашида
    Бик чибәр,талантлы жырчылар,Пугачёва белән чагыштырырга чагыштырырга ккирәкми,Ильмира белән Марат пар килгәннәр.
  • 3 август 2022
    Исемсез
    Кунелем бизде бу хатыннан. Эллэ нинди матур жырласада кирэкми.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100