Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ильмира Нәгыймова: «Аңымны җуям, һава җитми»

«Бу – бик куркыныч. Аллам сакласын. Ничек дәваланырга? Концертларда башланса шундый хәл?» – ди җырчы.

news_top_970_100
Ильмира Нәгыймова: «Аңымны җуям, һава җитми»
видеодан скриншот

Ильмира Нәгыймова сәламәтлеге белән проблемалары булу хакында сөйләде. Җырчы соңгы вакытта паник атакалар, ягъни паник һөҗүмнәрдән интегә. Аз гына борчылса да, җырчыга һава җитми, ул тыела алмыйча елый башлый. Аңын җуйган вакытлары да була икән.

Соңгы 2 айда минем белән сәер хәлләр майтарыла, дуслар. Бераз борчылып алсам, тыным кысыла, һәм елга кебек күз яшьләрем ага башлый. Кулларымны, тәнемне тоймый башлыйм, каядыр очып китәм сыман. Берничә тапкыр аңымны да җуйдым. Айныганда, бөтен тәнем калтырана, корвалол, валерьянка эчкәч кенә җибәрә бу халәт.

Моны «панические атаки» дип атыйлар икән. Менә әле дә банкетка җыенганда азрак борчылдым. Концертка әзерләнү буенча кайбер моментлар бар иде. Тагын шушы хәл кабатланды.

Нәгыймова, Нәгыймова дисез. Менә нәрсә белән йөри хәзер Нәгыймова – корвалол һәм пустырник белән. Алар гына ярдәм итә.

Бәлки, кемнеңдер мондый хәл белән очрашканы бардыр. Нәрсә эшләргә? Антидепрессантлар эчеп караган идем, ошамады. Исерек кебек йөрисең, йөрешләргә кадәр үзгәрә.

Табибларга барсам? Бу халәт бит нык итеп елап алуга уза, – дип сөйли ул үзенең сәхифәсендә.

Җырчы үзенең әлеге халәтен видеода да күрсәткән. Анда Ильмира кемнедер кочаклап, тыела алмыйча, үксеп-үксеп елый.

Мин үлгән сыман булам. Ә инде үткәч, үземне яхшы хис итәм, бу хәлләр минем белән булмаган да кебек.

Минем тормышымда төрле борчулы вакытларны уздым. Ләкин болай булганны хәтерләмим. Бу – бик куркыныч. Аллам сакласын. Ничек дәваланырга? Концертларда башланса шундый хәл? Кемдер әйтә, йөрәгене тикшерт, ди. Миллион киңәш.

Бу хакта сөйлисем дә килмәгән иде, ләкин, бәлки, язылучыларым арасында психологлар, табиблар бардыр? Нәрсә эшләргә?

Күз тия, дип язасыз. Белмим, мин – бик догалы кеше. Догалар укыйм, барлык сүрәләрне беләм. Ышанасы да килми андый әйбергә, әмма ул да бар кебек. Тормыш – бумеранг, явызлык теләүчеләр булса, ул аларга кире кайтачак, – дигән җырчы.

  • Паник атака, ягъни паник һөҗүмнәр – аңлата алмаслык пошаманлык, курку өянәге белән билгеләнә. Еш кына паник һөҗүмнәр сәбәпсез курку һәм йөрәкнең еш тибә башлавы, һава җитмәү, баш әйләнү, күкрәкне кысу, косасы килү кебек симптомнар белән бергә күзәтелә.
Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 16 сентябрь 2024
    Исемсез
    Хатын кызларнын эче поша инде Ильмиранын унышларына, эчеп исереп йорсэ шатланырлар иде инде. Руслан, дип улэлэр, аны мактап туймыйлар, Чыдарлык булмаганга качкандыр Ильмира, яхшы жирдэн эт тэ китми
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100