Ильмира Нәгыймова алимент турында: «Кешенең булышырга теләге булырга тиеш, балалары бит»
Ильмира Нәгыймовага язылучысы: «Руслан алиментлар белән балаларга ярдәм итәме?» – дип сораган.
«Юк! Алиментка бирергә җыенмыйм да. Кешенең булышырга үзенең теләге булырга тиеш, балалары бит... Кирәкми дә, үзем дә булдырам мин, Аллага шөкер! Теләнеп йөрергә язмасын», – дип җавап биргән җырчы.
ТНВ каналы бу хакта Руслан Кираметдиновтан сораган.
«Ильмираның минем турында нәрсә сөйләгәне мине кызыксындырмый, аны күзәтеп тә бармыйм. Теләсә нәрсә сөйләсен. Халык аңа ышанмый да инде. Аллага шөкер, балаларым сау-сәламәт, күрешеп торабыз!», — дип җавап биргән Руслан.