Ильмира Нәгыймова яңа фотосессия өчен чәчәкләр җыйганда кулларын яралаган.
«Минем авылга кайтып, 4-5 сәгать чәчәк җыйдык. Куллар яраланып бетте, кайчы алырга уйламаганбыз. Төрле чәчәкләрдән таҗ ясап, фотога төштем», — дип язган җырчы.
Чыннан да, җырчының фотосессиясе бик матур килеп чыккан. Чәчәкләрдән таж ясаучы үз эшенең остасы икәне күренеп тора.
Инстачылар да бик ошаткан, әмма «син болай да матур, нигә шулкадәр бизәндегез», дип тә комментарий калдыручы бар.