news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ильмира Нәгыймованың күлмәк итәгенә ат баскан

Җырчы клип төшергәндә аз гына бәлагә юлыкмаган.

news_top
Ильмира Нәгыймованың күлмәк итәгенә ат баскан
https://www.instagram.com/ilmira.nagimova/

Ильмира Нәгыймованың «Чәлперәмә килә горурлыгым» җырына клибы чыкты. Җырчы үз сәхифәсенә клипка кермәгән өлешен куйган.

Видеода җырчы бер ир-ат белән янәшә атлый, икесе дә ат «җитәкләгән». Бер мизгелдә ат җырчының күлмәк итәгенә баса. Күлмәк ат баскач та ертылмый. Шул уңайдан җырчы тегүчегә «күлмәкне нык теккәнсең» дип рәхмәт әйтә.

Тамашачылар җырчы өчен курыккан. «Ат аздан гына аягыгызга басмады», «Әле ярый аягыңа басмаган, үзәкләрең өзелә иде», «Бәладән Аллаһ саклаган инде», дип комментарий калдырган җырчыны яратучылар. Инстачыларның берсе атны ничек җитәкләп барырга икәнлеген дә җентекләп аңлаткан.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар