Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ильмира Нәгыймованың чит ир-ат белән төшкән клибы чыкты

Инстачылар җырчының үз ире Руслан белән төшкән клипларын яратулары хакында язган.

news_top_970_100
Ильмира Нәгыймованың чит ир-ат белән төшкән клибы чыкты
«Татар-информ» архивы

Ильмира Нәгыймова «Элеккечә яратам» дигән җырга төшерелгән яңа клибын тәкъдим итте. Җырның көен Таһир Әсәдуллин, сүзләрен Гөлфия Шакирова язган.

Инстачылар җырны һәм клипны ошаткан. «Матур кешегә һәм матур табигатькә карарга күңелле», «Югары дәрәҗәдә булган», «Визажист супер», дигән комментарийлар калдырган җырчының тамашачылары.

Ильмира Нәгыймова клипта чит ир-ат белән төшкән. Бу инстачыларны борчуга салган. «Соңгы вакытта ирегез Руслан белән клипларыгыз күренми. Русланны кая куйдыгыз?» - дигән сорауга: «Ул миннән качты», - дип җавап язган җырчы. Бу сорауга бер инстачы: «Аны оныт, мин аңа өйләндем», - дип тә язган.

«Мин Руслан белән клип төшерүен телим! Яратам Руслан белән икесен!» — дип таләп иткән берсе.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100