Ильмира Нәгыймованы батыр дип мактыйлар һәм кансызлыкта гаеплиләр
Татар эстрадасы җырчысы Ильмира Нәгыймованы Инстаграм битендә арыслан баласы тотып төшкән фотосын куйган иде. Әмма кайбер кешеләр җырчының гамәлен аңлап бетермәгән, аны җәнлекләрне тотуда гаепләгән. Бу тәнкыйтькә Ильмира Нәгыймова аерым постында җавап биргән.
“Күп кеше фотога төшкәннән соң мине юлбарыс алган, кансызлык бу дип гаепли башлады. Цирктагы юлбарыс бу, цирктагы! Минем песием түгел”, - дигән Ильмира Нәгыймова.
“Нәкъ үзеңә ошаган”, “курыкмыйсың да, батыр йөрәклесең!” - дип язганнар Ильмирага.