news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ильмира Нәгыймовага сабын урынына балчык кулланырга киңәш иткәннәр

Тамашачылар җырчыны матурлык серләренә төшенергә өйрәткән.

news_top
Ильмира Нәгыймовага сабын урынына балчык кулланырга киңәш иткәннәр
Расих Фәсхетдинов

Җырчы Ильмира Нәгыймова концерт алдыннан бизәнү процессын видеога төшергән. «Гөлназ, матурлык өчен рәхмәт!!! Яратам», — дип язган Ильмира.

«Шул кадәр кремнар кулланып бизәндерсәләр, мин дә бик матур булыр идем», — дип зар белдергән бер ханым.

«Сез болай да бик матур!» — дип җавап кайтарган җырчы.

Инстачылар Ильмира Нәгыймовага киңәшләрен дә кызганмаганнар.

«Татар милли киемнәрен кисәгез, ничек булыр иде икән?! Биткә әллә нинди мәтдәләр сөрткәнче, аны чиста тоту да җитә — элек сабын булмаганда балчык кулланганнар. Битне үләннәрдән ясалган төнәтмәләр дә чистарта. Керфекләргә тушь та ярамый — балык ашагыз, ул чәчләрне, тырныкларны ныгыта»;

«Балык мае нык файдалы, бер сүзем дә юк. Әмма балык мае ашап кына популярлык казанып булмый. Матурлык, косметика, зәвыклы киемнәр бик кирәк!»;

«Ильмира, матур! Голливуд ял итә! Лопес-попеслар читтә торсын», — дип мактаучылар да күп.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар