Ильмира Нәгыймовага: «Руслан аркасында сәхнәгә чыктыгыз,үзегезгә пиар ясап йөрисез»
Ильмира Нәгыймова инстачыларның ямьсез сүзләреннән туйган.

«Соңгы вакытта миңа «таш курчак», «бер табигый җирең дә калмаган», «иреннәрең сыерныкы сыман», «тазар инде, борының гына калган бит», «тире дә сөяк кенә», «элек әйбәтрәк идең, күбрәк ярата идек сине», дип язалар. Бигрәк көлке инде, чынлап яраткан кеше сине төрле халәттә кабул итәчәк. Дөресен генә әйткәндә, миңа барыбер. Мин үземне ничек бар, шулай яратам, кабул итәм. Сезгә дә шуны киңәш итәм. Хәерле кичләр сезгә!» — дип язган ул.
«Русланның көчле, моңлы үзенчәлекле тавышын сагындык. Гафу итегез, аның аркасында сәхнәгә чыктыгыз. Бер төрле җырларыгыз, бер үк көй. Барыгыз да кием кибетләрендә үзегезгә пиар ясыйсыз», — дип ачуланган бер инстачы.
«Ялгышасыз, Руслан белән танышканчы сәхнәдә идем инде мин», — дип җавап биргән Ильмира Нәгыймова.
«Бигрәк матур инде үзең, килмәгән җирең юк, җырлавыңны тыңлап туеп булмый. Ничек оялмыйча шулай язалар?», «Афәрин, Ильмира, иң беренче чиратта үзеңне яратырга кирәк», «Руслан ташламасын сәхнәне. Андый тавышлы җырчылар сәхнәдә күп түгел», «Белмим, кай җирен ясаткандыр, бик матур, гөлләр кебек», «Афәрин, бирешмисең, көнчеләрнең сүзләренә карама», — дип язучылар да бар.