Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ильмира Нәгыймовадан хатын-кызлар өчен бер киңәш

Җырчы, гадәттәгечә, инстаграм сәхифәсендә виртуаль дусларының сорауларына җавап биргән һәм хатын-кызларга бер киңәш тәкъдим иткән.

news_top_970_100
Ильмира Нәгыймовадан хатын-кызлар өчен бер киңәш
"Татар-информ" архивы

Бу юлы Ильмирага сораулар бик күп бирмәгәннәр. «Соравым юк, син искиткеч», «көчле булуыңа сокланам», «синең барысы да әйбәт булачак», «сез бик чибәр», «син мичтән чыккан кайнар бәлеш сыман, „өф“ итеп кенә торасы килә», — кебек җылы эчтәлектәге комментарийлар язганнар күбрәк.

«Тагын гашыйк булачагыңа ышанасыңмы?» — дип кызыксынган берәү. Моңа җавап итеп Ильмира: «Ышанырга кирәк, дип уйлыйм», — дигән.

«Ир-атсыз күңелсез түгелме?» — дип сораучыга исә җырчы: «Чынлап әйтәм, юк», — дип язган һәм бер кочак чәчәк бәйләме тотып, бик кәнәгать йөз белән төшкән видеосын урнаштырган.

 «Җырчы булмасагыз, нинди өлкәне сайлаган булыр идегез?» — дип тә сораганнар.

«Армия сафларында хезмәт итәргә теләгем бар иде… Полициядә эшләргә…» — дип смайлик ярдәмендә «елмайган» Ильмира.

Ә хатын-кызларга ул: «Беркайчан да бернидән дә курыкмагыз. Биредә һәм бүген яшәгез», — дип киңәш иткән.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100