news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ильмира Нәгыймова яңа дуэтын кем белән яздырган?

«Тавышларыгыз туры килеп тора», - дигәннәр яңа дуэт турында.

news_top
Ильмира Нәгыймова яңа дуэтын кем белән яздырган?
Александр Эшкинин

Ильмира Нәгыймова дуэтларны хәзер элекке ире Руслан Кираметдинов белән түгел, башка артистлар белән башкара. «Соңгы бию» дигән яңа җырын ул Марат Яруллин белән яздырган.

Җырның сүзләрен Миләүшә Әфләтүнова, ә көен Ильмира үзе иҗат иткән.

Автор-башкаручы Илдус Садыйков белән дуэтын тәкъдим иткәндә: «Илдус, син нык бул инде. Әй, сөйләрләр инде хәзер безнең турыда. Марат белән дә дуэт яздырабыз. Бетте баш. Марат, сиңа да сабырлык», — дип сөйләгән иде Ильмира сторисларында.

Җырчыларның виртуаль дуслары арасындагы хейтерлар постны күреп өлгермәдеме икән, әллә инде туры «бан»га очканнармы, начар эчтәлектәге комментарийлар калдырмаганнар. «Искиткеч матур җыр», «Тавышларыгыз туры килеп тора», «Ут булган бу, яңа хит», — дип кенә мактаганнар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар