news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ильмира Нәгыймова операция ясаткан

Җырчы бу хакта инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр итә.

news_top
Ильмира Нәгыймова операция ясаткан
"Татар-информ" архивы

Ильмира Нәгыймова күзенә операция ясатырга дусты Гөлназ Сираева белән барган. «Керфекләремне салдырдылар, операциягә барабыз», — дип дусты белән машинада барган сторис куйган җырчы.

Бу сториска: «Бер бизәнми генә күренеп кара әле, бер табигый җирең юк», — дип комментарий калдыручыга «юк инде, тынычлан» дип җавап язган җырчы.

Ильмираның «керфекләрне салдырдылар» диюенә «уже ямьсез» дип җавап язган инстачы.

Аннары җырчы кызыклы видео куйган һәм Гөлназ Сираевада өченче көн кунак булуы, ә операциянең уңышлы узуы турында язган. «Бик тиз булды, әлегә күзәтәм. Әмма төсләрне ачыграк күрә башладым», дип язган ул.

Ильмираның виртуаль дуслары операциянең уңышлы булуын теләгән, ә хейтерлар үзләренекен язган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар