Ильмира Нәгыймова операция ясатачак
Җырчы күзләрен тикшерткәннән соң операция ясатырга булган.
Ильмира Нәгыймова күзләренә тулы комплекслы тикшерү уздырган һәм операция ясатырга уйлаган. Бу хакта ул сторисларында сөйләгән.
«Операция ясатырга дигән карарга килдем. Ул авыртмаячак һәм нибары унбиш минут дәвам итәчәк. Киләчәктә бала алып кайтырга теләүчеләр өчен дә организмга тискәре тәэсире булмаячак дип әйттеләр. Операциядән соң 100 процент күрә башлаячагымны вәгъдә итәләр», — дигән ул.