Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ильмира Нәгыймова ник атказанмаган булулары хакында яза

Җырчы музыкаль премияләре бик күп булып та, атказанган исеме алмау турында «димәк, без әлегә лаек түгел» дип фикерли. Инстачылар аның белән килешми.

news_top_970_100
Ильмира Нәгыймова ник атказанмаган булулары хакында яза
Расих Фәсхетдинов

Ильмира Нәгыймова инстаграмга төрле музыкаль премияләрдә төшкән фотоларын куйган. Соңгысы — 2021 елның ТМТВ премиясен тапшыру тантанасыннан.

«Бу фотоларымны карап утырам да, башыма Илсөянең җыры килә:

«Өй түрендәге сервантым

Премия белән тулган…

Башкалар күптән медальле,

Ник без атказанмаган?»

Беләм, әлегә без моңа лаек түгел. Әле эшләргә дә эшләргә», — дип яза ул.

Инстачылар Илььмира белән һич кенә дә килешмәгәннәр. Комментарийлар тамашачының иҗади дуэтны күптән мактаулы исемгә лаек дип санавы турында сөйли.

«Руслан күптән лаек атказанган артист исеменә. Аның кебек моңлы җырлаучы юк ир-атлар арасында»;

«Ул исемне җырлап түгел, ә сатып алалар дип уйлый башладым инде мин дә. Кем халыкка якын, аларга исем юк, ә кем бер жырның сүзен йөз кабатлап, сәхнәне бер итеп чабып йөри — шул исемле. Ярый, сездән халык әллә кайчан халык артисты ясады инде. Исем алу кирәкми дә. Сезне болай да яратабыз»;

«Бер дә борчылмагыз, сеңлем, ул исем күптән кадерен югалтты инде»;

«Эльмира Сөләйманова концертына кеше йөрми, ә үзе атказанган», «Сез лаек түгел, Ә Миранов лаекмы?», «Винера Ганиева укучысы булсагыз, күптән алыр идегез. Борчылмагыз», — дип язганнар.

Атказанган исеме алу өчен нишләргә кирәклеген дә өйрәткәннәр. «Илмира, атказанганнарны искә алмыйсыңмыни? Алар бит кирәкле кешеләрне мактап, аларга рәхмәтләрен әйтеп, чыгышлар ясыйлар. Талант белән генә әллә кая китеп булмый шул, түрәләрнең салпы ягына салам кыстырырга өйрәнсәгез, халык исемен дә алырсыз», — диләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100