Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ильмира Нәгыймова: «Миннән ирең кайда дип сорамагыз»

Җырчы үзәгенә үткән хейтерларына җавап язган.

news_top_970_100
Ильмира Нәгыймова: «Миннән ирең кайда дип сорамагыз»
Рамиль Гали

«Сез минем нинди авырлыклар кичергәнемне белмисез. Мин аны күрсәтмим һәм күрсәтмәячәкмен дә. Чөнки мин андый кеше түгел! Читтән барысы да башкача күренә шул», — дип язган үзәгенә үткән хейтерларына Ильмира Нәгыймова. Баксаң, виртуаль дуслары соңгы арада җырчының кыяфәтенә бик каты бәйләнә башлаганнар. 

«Үзеңне генә куясың, үзеңне яратасың, туйдырдың… Ашарга пешергәнеңне, сыер сауганыңны, балаларыңны куй, ирең кайда?» — дип хатлар юллаучы хейтерларына Ильмира җавап әзерләгән. 

«Мин кеше фикере белән яшәмим! Нәрсә куясым килә — шуны куям! Минем аккаунт! Минем иҗатым сезгә кызык булмаса, беркем дә мәҗбүри монда тотмый. Ә менә мине хурларга кирәкми. Мин дә кеше баласы… Минем әни көн дә барлык комментарийларны укып бара… Ул — биш бала анасы. Аның күңеленә бик авыр надан буш аккаунттан язган комментарийларыгыз. Мин аны гел тынычландырам. Минем гомергә әти-әниемнең битенә кызыллык китергәнем булмады hәм китермәячәкмен дә.

Балачактан ук тырыш идем, үз көчем, тавышым белән сәхнәгә мендем! 

Тиздән сезне яңа клипларым hәм җырларым белән сөендерәчәкмен! Шәхси тормышыма кагылмагыз!

Башка ирең кайда дип сорамагыз», — дигән ул. 

«Бик күптән кирәк иде мондый эчтәлектәге пост», — дип куәтләгәннәр Ильмираны кайбер инстачылар.

«Ильмира — безнең авыл кызы. Шәхсән минем күз алдында үсте. Бик кечкенәдән тырыш иде. Җәй буе урманнан җиләк, мәтрүшкә җыеп, кайтып кермәде. Тырышып укыды. Безнең белән бергә кечкенәдән сәхнәдә чыгышлар ясый иде. Үз көче, үз таланты белән сәхнәгә чыкты. Ире белән ике бала тәрбиялиләр. Аптырыйм бу кешегә»;

«Эт өрә тора, бүре йөри тора. Баштан үтте инде андый хәлләр. Чәйнәделәр-чәйнәделәр дә, йота гына алмадылар. Синең кебек талант иясе булып карасыннар башта»;

«Матурлыкны яшерергә ярамый. Дөньяны матурлык коткарыр. Минемчә, син безнең татар этсрадасы җырчылары арасында иң чибәре. Шуның өстенә матур җырлыйсың да. Талантлы! Ходай бөтенесен дә өеп биргән! Күз генә тимәсен», — дип яза алар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100