Ильмира Нәгыймова һәм Руслан Кираметдинов сторислар аша хәдисләр әйтеп аралаша
Руслан хатынына кул күтәргәнен инкарь итсә дә, көнләшүен тиеш гамәл дип саный булса кирәк.
Бу көннәрдә аерылышу гаугасында яшәүче җырчылар Руслан Кираметдинов һәм Ильмира Нәгыймова Инстаграмда сторисларында хәдисләр аша аралаша. Ильмира ирен эчкечелектә, үзенә кул күтәрүдә һәм көнчелектә гаепләде. Ильмира хатын-кызга кул күтәрү хәрам булуы турында сөйләгән видео урнаштырган. Руслан исә, кул күтәргәнен инкарь итсә дә, көнләшүен тиеш гамәл дип саный булса кирәк.
Руслан Кираметдинов, аккаунтының паролен Ильмира алмаштырганга күрә, яңа аккаунт ачарга мәҗбүр булганын әйтте. Шулай ук, «Читләргә китәсез» җырыннан «Кайтырсыз барыбер, кайтырсыз әле бер, таш булмаса әгәр җаныгыз» дигән сүзләр кергән өзек тә куйган.