Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илмира Нәгыймова кызының елап утырганын яшертен генә видеога төшергән

Бала чын күңелдән елап бетеп, мультик карый. Ясминәнең бит очыннан мөлдерәп күз яшьләре коела.

news_top_970_100
Илмира Нәгыймова кызының елап утырганын яшертен генә видеога төшергән
"Яшерен камера. Йомшак инде минем кызым. И, Аллам. Шулай төрле эмоциялар белән мультик карап утыра. Үзе бии, үзе елый, балакаем. Исән генә булсыннар, озын гомерле, бәхетле картлыклар курергә насыйп булсын безнең дә, сезнең дә балаларыбызга", - дип язып калдырган Илмира.

Видеоны караган инстачыларның күбесенең елыйсы килгән. Ясминәне бик охшатып, сокланып "милашка", "пупсик", "бәхетле булсын" дип язып калдырганнар.

Кадрларда нәни кыз башта шыңшыбрак утыра, аннары күз яшьләре тәгәрәп төшә башлый. Сабый мышык-мышык елый, күз яшьләрен сөртә. Үзе шул ук вакытта күңелле музыкага башын селкеткәләп, биеп тә куйгалый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100