news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илмира Нәгыймова куркуын җиңгән

Җырчы һәм аның балалары дельфиннар белән йөзгән.

news_top
Илмира Нәгыймова куркуын җиңгән
Рамил Гали

Җырчы Илмира Нәгыймова дельфиннардан курка торган булган. Бу турыда ул инстаграмдагы сәхифәсендә язды.

«Дельфиннарны яратасызмы? Мин биш ел элек алардан бик нык курка идем. Ниһаять, үземнең куркуымны җиңеп, суга төшеп, алар белән рәхәтләнеп йөздем. Ул хисләр, энергия — искитмәле», — дип яза Илмира.

Илмираның улы Камил дельфиннарга гашыйк булган. «Әни, мин дельфиннарны гына яратам», — дип әйткән.

Инстачылар Илмирага кызыга, йөзәселәре килүен язалар. «Бик яратам, ләкин судан куркам», — дип әйтүчеләр дә бар.

«Илмира, дельфинның өстенә менеп, үтерәсең бит», — дип шаяртучы да табылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар