news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ильмира Нәгыймова Казанга күченә

Җырчы инстаграм дусларының күпсанлы сорауларына җавап биргән.

news_top
Ильмира Нәгыймова Казанга күченә
https://www.instagram.com/ilmira.nagimova/

Ильмира Нәгыймова Казан шәһәренә күченергә җыена. Бу хакта ул сторисларында инстаграм дусларының сорауларына җавап биргәндә әйткән. Кайчан башкалага күченергә уйлавы турындагы сорауга ул: «Быел дип уйлыйм, иншәАллаһ», — дип язып куйган. Әлегә җырчы балалары белән Чаллыда яши.

Ильмирага инстаграм дуслары сорау арты сорау яудырган. Ире Руслан Кираметдинов белән аерылышканнан соң син бәхетлеме дип кызыксынганнар.

«Бәлки, ышанмассыз. Бик бәхетлемен. Мин тынычландым. Хәтта йөрәгем дә авыртмый башлады», — дигән ул.

Тормышта күңел төшенкелегенә бирелмәскә ярдәм итүче көч дип балаларын күрсәткән.

Ильмира әлегә очрашып йөри торган кешесе булмавы турында да сөйләгән. «Мин яңа аерылыштым. Сез нәрсә инде. Бу минем тарафтан матур күренеш булмас иде», — дигән.

Инстачылар арасында Руслан-Ильмира тарихын белмәүчеләр дә бар икән әле. «Ә сезнең ирегез кая?» — дип сорау биргән берсе. «Хәбәрсез югалды», — дип шаярткан аны җырчы.

Нигә үзегездән яшь егет белән очрашасыгыз килми дигән сорауга Ильмира: «Очрашасы килми дип әйтмәдем бит әле мин. Мин бит, хейтерлар әйтмешли, Ильмира Пугачева. Галкинны гына табасы калды», — дип язып куйган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар