Ильмира Нәгыймова «Күңел» радиосында эшләүче егетне биергә өйрәткән
Алар соңгы арада популярлашып киткән «Соңгы бию» җырына бииләр.
Ильмира Нәгыймова «Күңел» радиосы алып баручысы һәм ди-джей Алмаз Хәертдиновны биергә өйрәтеп караган. Җырчы үзенең Марат Яруллин белән башкара торган «Соңгы бию» җырындагы «кулыңны билемә куй» дигән сүзләрен кабатлап, егетнең бер кулын биленә куя. Ә шул арада ди-джей икенче кулын кая куярга аптыраганда, җырчы аны үз кулына ала һәм алар бию хәрәкәтләре ясыйлар.
«Аякка да басмаса бөтенләй шәп булыр иде», — дип язып сторис куйган җырчы. Күрәсең, беренче һәм «соңгы бию» белән генә биергә өйрәнеп бетереп булмаган.