Илмира Нәгыймова ире белән аерылышкач, хатын-кыз бәхете турында җыр яздырган
Җырның көен җырчы үзе язган.
Илмира Нәгыймова ире Руслан белән аерылышкач, хатын-кыз бәхете турында җыр яздырган. Җыр да «Хатын-кыз бәхете» дип атала. Яңа җырның сүзләрен Ләйсән Гайнетдинова язган, ә көен җырчы үзе язган.
«Җибәр дип тыпырчынган була,
Үзе көтә кал дип әйткәнне.
Кагылма ди, үзе көтә шулчак
Кайнар кочып, шашып үпкәнне», дигән сүзләр бар җырда.
Ильмира Нәгыймованың җырлавы инстачыларның күңеленә тигән. «Үзәкләрне өзәсең бит», «Җанга үтеп керерлек итеп җырлыйсың», «Матур җыр», «Шәп», дип кабул иткән тамашачы яңа җырны.