Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ильмира Нәгыймова элеккеге иренең ничек ярдәм итүен әйтте

Җырчы бу хакта сторис куйган.

news_top_970_100
Ильмира Нәгыймова элеккеге иренең ничек ярдәм итүен әйтте
«Татар-информ» архивы

Ильмира Нәгыймова ире Руслан Кираметдинов белән законлы рәвештә аерылгач, актив эшчәнлек алып бара башлады. Ул җырлар, берничә дуэт яздырды, төрле концертларда актив катнаша, шулай ук банкетларга да йөри. Бүген Казанда, кичкә Мәскәүдә, иртән — Чаллыда, аннары Санкт-Петербургка оча.

Җырчыны социаль челтәрләрдә күзәтеп баручылар аны балаларны карамауда, ә күңел ачуда гаепләп язганнар.

«Кем ничек булдыра инде. Кемдер эшли, кемдер балаларны карый. Әлегә балаларның атасы „аягына басып кына килә“. Шуңа күрә миңа эшләргә туры килә. Ул әлегә балаларны берничә көнгә үзе белән алып кына ярдәм итә ала. Шулай булгач, миңа теләсә нәрсә язмагыз», — дип җавап биргән Ильмира Нәгыймова виртуаль дусларына.

«Руслан белән кушылмадыгызмы?» дигән сорауга «Кире кайту булмаячак! Мин ул ишекләрне яптым! Башка бу сорауга җавап бирмәячәкмен», дигән җырчы.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100