Ильмира Нәгыймова авырып киткән. Бу хакта ул телеграм каналында хәбәр итә.
«Дуслар, бүген Казанда татар дискотекасында чыгыш ясарга тиеш идем. Кызганычка каршы, килә алмыйм», — дип язган ул. Кичә җырчы үзенең видеоларында хәле булмау, бөтен тәне авыртуы турында сөйләгән булган. Бүген Ильмираның температурасы 38,3 кә кадәр күтәрелгән.
Виртуаль дуслары Ильмирага өйдә дәваланмаска, табибка мөрәҗәгать итәргә киңәш иткән. «Үзебез дә шулай чирләдек. Омикрон булып чыгуы бар», "Исән-сау терелегез», «Витаминнар һәм күп итеп сыеклык эчегез», — дип комментарийлар калдырганнар.