Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ильмира Нәгыймова абыйсы үлеме турында: «Үпкәләре шешкән... Ике баласы калды...»

Җырчының гаиләсенә моннан бер атна элек кайгы килгән иде: аның бертуган абыйсы утыз алты яшендә җир куенына кереп ятты. Сәбәбе — коронавирус…

news_top_970_100
Ильмира Нәгыймова абыйсы үлеме турында: «Үпкәләре шешкән... Ике баласы калды...»
https://www.instagram.com/ilmira.nagimova/

Шушы ачы хәсрәттән соң сеңел кеше инстаграмда да бик күренмәде. Виртуаль дуслары аны юксына башлады. Ниһаять, кичә Ильмира «сорау-җавап» сәхифәсе оештырып, инстадусларын кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

Минемчә, игътибарга лаек, бик күпләрне кызыксындырган сорау болайрак иде: «Барлык туганнарыгызга сабырлык телим. Абыегызның гаиләсе бар идеме?»

«Бар… Ике баласы калды… Бер малай, бер кыз… Илназга — 12 яшь, Самирага — 2,6… Абыйның хәле кинәт бер-ике көндә начарланды. Үпкәләре сиксән процент ялкынсыну белән ашыгыч ярдәм машинасы алып китте… һәм җитешмәделәр… үпкәләре шешкән…» — дип җавап биргән Ильмира.

Сүз уңаеннан, Ильмиралар гаиләдә биш бала булганнар. Олы апалары да моннан дистә елдан артык элек араларыннан китеп барган. Менә инде абыйлары... Алар хәзер өчәү калдылар: Ильмира, сеңлесе һәм энесе. Без аларга, әти-әниләренә һәм калган барлык туганнарына исәнлек-саулык, сабырлык телибез, Ходай аларны ярдәменнән ташламасын иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100