Ильмира Нәгыймова 12 ел элек үлгән апасын искә ала: «Без гаиләдә биш бала идек»
Татар эстрадасы җырчысы Ильмира Нәгыймова Инстаграм битенә гаиләсе һәм якыннары белән төшкән фотосын урнаштырган.
Без гаиләдә биш бала идек… Бу фотода өчесе җитми… Олы апам безнең белән булмаганга инде 12 ел… Олы абыем бар… Энем кызыл футболкада, сеңлем эштә иде, фотога кермәде…Әти белән әни 30 елдан артык тормыш итәләр, Аллага шөкер! Минем җимешләрем дә монда.
Якыннарыбыз исән-сау булсыннар. Аннан да зур бәхет юк! Яңа ел белән, дуслар! — дип язган Ильмира Нәгыймова.
«Якыннарыгыз булу бик зур бәхет, исән-имин, тату булып яшәгез», «Озын гомерләр яшәргә насыйп булсын сезгә», — дип текләктәшлек белдереп язганнар җырчыга.