Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илмир Ямалов мобилизацияләнүчеләр турында: «Тамаклары тук, күңелләре генә тыныч түгел...»

news_top_970_100
Илмир Ямалов мобилизацияләнүчеләр турында: «Тамаклары тук, күңелләре генә тыныч түгел...»
https://vk.com/ilmir_jamal

Алып баручы, музыкант Илмир Ямалов «ВКонтакте» челтәрендә мобилизацияләнгән җырчы, дусты Илсур Шәйдуллин турында даими язып тора. Чираттагы посты белән ул бик күп виртуаль дусларының сорауларына җавап биргән.

«Җиде көн...

«Нәрсәләр булды?», «Элемтәдәме?», «Илсур киттеме?» – менә шундый сораулар килә.

Татарстаннан мобилизацияләнгән егетләр әлегә «Казан Экспо»да туплану этабын үтәләр. Республика бирелгән сан егетләрне җыя.

Аннары егетләрнең бер айлык өйрәнүләре башлана. Шунда ук яшәп (юл аркылы гына чыгып), танклар полигонында. Алдагысы билгеле түгел… Ләкин бер ай – бу тирәдә генә.

Бүгенге көндә Илсур белән элемтәдә, рәхәтләнеп сөйләшеп була, гел видео аша аралашабыз. Янына барып, күрешеп сөйләшергә була.

«Ашау нык әйбәт һәм җитәрлек», – ди Илсур. Шулай ук рационда «хәләл» ризык та бар икән. Монысы өчен республика җитәкчелегенә аерым рәхмәт. Шартлар яхшы, зарланырлык түгел.

Җомга көнне, егетләрнең күңел-рухын күтәрү өчен, концерт та булган.

Әгәр дә сезнең танышларыгыз, ирләрегез, улларыгызны мобилизацияләгәннәр икән, 99,9% алар – «Казан-Экспо»да, һәм алар белән күрешеп була.

Егетләр көләч йөзле, зарланмыйлар, өсләренә бөтен нәрсә бар, тамаклары тук... Күңелләре генә тыныч түгел…» –дип яза Илмир. 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 4 октябрь 2022
    Исемсез
    томана калхузчылар
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100