news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илмир Ямалов дүртенче тапкыр әти булган

news_top
Илмир Ямалов дүртенче тапкыр әти булган

Алып баручы, музыкант Илмир Ямалов дүртенче тапкыр әти булган. Гаиләсендәге зур сөенеч турында ул социаль челтәрләрдә сөйли. 

«31.01.2023. Безнең гаилә өчен шатлыклы  хәбәр. Рузилә Ямалова дүртенче бәбиебезне алып кайтты. Кыз. Буе – 53 см, авырлыгы – 3500 кг», – дип яза ул. 

Рузилә һәм Илмир Ямаловлар гаиләсендә 1 кыз һәм 2 малай үсә. Аларның өченче бәбиләренә дә әле шушы көннәрдә генә 1 яшь тулды. Дүртенчесен көтүләре турында исә Илмир «Интертат»ка: «Планлаштырылган, әмма көтелмәгән сюрприз булды», – дип шаярып сөйләгән иде.

«Котлыйбыз! Чиксез шатбыз сезнең өчен, гаилә дусларыбыз! 2 уллы, 2 кызлы булдыгыз бит», «Сау-сәламәт булсын, әти-әни тигезлегендә үсәргә язсын», «Бәхетләрегез күп булсын, озын гомерләр телибез», «Төкле аягың белән, балакай», – дип матур теләкләр язалар Илмирның посты янына. 

Без дә Ямаловлар гаиләсен зу-у-ур гаилә булулары белән чын күңелдән тәбрик итәбез!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар