Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илмир Төхвәтуллин «сөйләшеп» көрәшү турында: «Мин үзем дә соң башладым»

news_top_970_100
Илмир Төхвәтуллин «сөйләшеп» көрәшү турында: «Мин үзем дә соң башладым»
Фото: «Татар-информ», Солтан Исхаков

Көрәшче, көрәш буенча балалар тренеры Илмир Төхвәтуллин «килешеп» көрәшүләр турында әллә шаяртып, әллә чынлап җавап бирде.

«Татар-информ»да узган матбугат очрашуында «Татар-информ»ның татар редакциясе, «Интертат» электрон газетасы баш редакторы Рәмис Латыйпов аннан: «Балалар арасында «килешеп» көрәшүләр булмасын өчен яшьләр арасында тәрбия эше алып барасызмы?» – дип сорады. Илмир Төхвәтуллин: «Яшьләрдә андый нәрсә юктыр дип уйлыйм мин. Әле бит алар сабый гына үзләре. 15-16 яшьләрдә андый уйлары юктыр», – дип белдерде. «Ничә яшьтә башлана ул?» – дигән сорауга, Илмир: «Әйтә алмыйм. Мин үзем дә бик соң башладым», – дип җавап бирде.

Әллә шаяртты, әллә чынлап әйтте. Илмир Төхвәтуллин җырчы Ләйсән Мәхмүтованың «Ялгыш, әллә язмыш» клибында төп рольне башкарган иде. Шул җырдагыча, «Язмыш микән, әллә ялгыш микән?»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100