Мин ярты ел элек кияүгә чыктым. Миңа 34, ә иремә 50 яшь. Аның буй җиткән 2 баласы, ә минем исә 14 яшьлек бер кызым бар. Хәзер ирем өзми дә куймый, аннан бала табуымны сорый. Шушы сорау белән җаныма тия. Миңа контрацептивлар куллануымны яшерергә туры килә. Ул чын ир-ат: акчаны яхшы эшли, үзем эшләсәм дә, мине тулысынча тәэмин итә, тик шулай да, бала табып, тулысынча аңа бәйле буласым килми, ирек телим.
Минем беренче гаиләм таркалды инде, һәм мондый хәлнең тагын кабатланырга мөмкин булуын да бик яхшы аңлыйм. Шуңа күрә мин үз-үземне тәэмин итәрлек хәлдә булырга тиешмен. Хәзер минем эшем буенча бик зур планнарым бар, магистратурага укырга керергә җыенам һәм карьерам белән җитди шөгыльләнергә ниятлим.
Балаларга кагылышы бу мәсьәләне башта ук сөйләштек. Ул вакытта мин әллә ни каршы да түгел идем, тик без бик аз вакыт кына бергә әле, шуңа аннан бала табу – бик үк дөрес карар булмас, һәм ул да миңа басым ясарга тиеш түгел дип уйлыйм. Аннан, хәзер бала табарга да куркыныч, иртәгә ни буласын белеп булмый, алдагы көнгә ышаныч юк.
Ирем һәрвакыт җитәкче урыннарда эшләгән, хәзер дә зур фирма җитәкли. Балаларына гомер буе бик зур суммада акчалар тоткан: укуларына, әллә нинди кыйммәтле хоббиларына, модалы киемнәренә акча жәлләмәгән. Тик менә ул балаларны хатыны һәм иремнең әнисе тәрбияләгән. Ир-ат бары тик акча белән генә тәэмин итәргә тиеш, дигән фикердә ул. Менә мин аның элекке хатынына карыйм да, бернинди карьерасы да юк, гомер буе балалар дип яшәгән, көнкүреш мәшәкатьләренә баш-аягы белән чумган гап-гади хатын-кыз, ә ире исә акча гына биргән. Ул хатынның язмышын кабатлаудан куркам.
Мин гомер буе мәхәббәт көтеп яшәдем, инде өметемне җуйган да идем һәм нәкъ менә шул ярату, мәхәббәт турында сөйләгән кешегә кияүгә чыктым да. Чөнки мин – төзәлми дә, үзгәрми дә торган романтик. Моны берни дә эшләтә алмыйм – 20 яшьтә дә шундый идем, хәзер дә шундый. Яшьтәшләрем шул «яратам» дигән сүзне дә әйтә алмый, нишләптер, ә мин яратмыйча кеше белән бер урынга ята алмыйм, гаилә кору турында әйтеп тә тормыйм инде.
Иремә кадәр, бер яшьтәшем белән очрашып йөрдем. 3 ел буе эштә күз кысышып, мутланып йөрдек, тик ул миңа бер җитди нәрсә дә тәкъдим итмәде. Ә мин төннәрен мендәргә капланып елап чыга идем, чөнки ул егет миңа бик ошый иде, аңа гашыйк идем. Ә соңыннан аңа кул селтәдем һәм хәзерге иремә кияүгә чыктым. Чыннан да, үз-үзенә җаваплылык алырга курыкмаган кешене сайларга кирәк икән.
Салкын акыл белән, файда эзләп кенә кияүгә чыктым, дип әйтә алмыйм, барыбер хисләр беренче урында булды, ахырда мин аңа барыбер гашыйк булдым. Мине эштән куарга теләгәндә, мине яклап чыккан бердәнбер кеше булды ул, үзен чын ирләрчә тотты, минем өчен бөтен кешегә каршы барды. Бәлки, аның шушы батырлыгына да гашыйк булганмындыр. Әмма, бергә яши башлагач, миңа аның яңа яклары да ачылды, һәм, ни кызганыч, бу – гел уңай сыйфатлар гына түгел. Бу никахымда бәхетем бөтен, дип әйтә алмасам да, уңай яклары да җитәрлек.
Тик менә бала мәсьәләсендә ирем бик катгый булып чыкты. Әле күптән түгел генә: «Хәзерге хатын-кызлар бөтенләй бәйдән ычкынды, бала да табарга теләмиләр!» – дип тавыш чыгарды. Янәсе, хатын-кызларның бердәнбер эше – бала табу. Әгәр мин төп бурычымны башкармыйм, ягъни нәселемне дәвам итмим икән, минем эшемнән, белемнән ни файда?
Нишләргә миңа? Бер караганда, үзем дә бала телим, әмма бала тапсам, тормышым тәмам туктап калачак, мин кызымны үстердем инде. Өстәвенә, иремнең дә балалары бар, баласыз кеше түгел, шуңа бала-чага мәсьәләсендә бераз туктап, вакыт алырга, ял итәргә теләгән идем, тик барып чыкмаска охшап тора...