Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илле мең сум пенсия алыр өчен нишләргә?

Күптән түгел матбугат чаралары ай саен 52 533 мең сум күләмендә пенсия алучы хатын турында язган иде.

news_top_970_100
Илле мең сум пенсия алыр өчен нишләргә?
И.Гайсаров

Гражданнарның аерым категорияләре өчен дәүләт билгеләгән һәм ай саен түләнә торган акчалата түләү (ежемесячная денежная выплата (ЕДВ) күләме айлык пенсия күләмен арттырырга мөмкин. Бу турыда «Вечерняя Москва» басмасына Пенсия фондының Мәскәү өлкәсе һәм Мәскәү шәһәре буенча бүлегенең матбугат чаралары белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Марина Густова әйткән.

Моңа кадәр Омск өлкәсендә яшәүче бер хатын 52 533 мең сум күләмендә пенсия алуын сөйләгән иде. Пенсия фондының Омск буенча бүлеге җитәкчесенең урынбасары Наталья Смигасевич матбугат чараларына бу хакта аңлатма биргән. Смигасевич сүзләренчә, әлеге хатын иминият кертемнәре ярдәмендә пенсиясен шулкадәр күләмгә җиткергән. Гомумән өлкә буенча уртача пенсия 13 813 сум икән.

«Әлбәттә, 50 меңнән артык пенсияне гадәти дип атап булмый. Ләкин бу хәбәр чын булырга да мөмкин», — дигән Густова.

Густова сүзләренчә, пенсия күләмен билгеләгәндә, ветераннар, инвалидлар һәм гражданнарның башка категорияләре ай саен түләнә торган акчалата түләү (ЕДВ) алуга дәгъва итә ала. Моннан тыш, пенсия күләмен федераль льготниклар өчен социаль хезмәтләр җыелмасы, аерым казанышлар өчен матди тәэминат, Ерак Төньякта, зыянлы җитештерүдә эшләгән өчен өстәмә түләүләр дә арттырырга мөмкин.

Коммерцияле булмаган пенсия фонды белгече сүзләренчә, «иминият балларын сатып алып» та илле мең сум пенсия алырга була. Түләү күләме хезмәт стажына һәм иминият кертемнәренә дә бәйле.

«Кеше СССР заманында зыянлы җитештерүдә эшләгән булуы ихтимал, бу да пенсия күләмен арттырырга мөмкин», — дигән коммерцияле булмаган пенсия фонды белгече. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100